Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының иң яхшы почтальонын «Татмедиа» АҖдә бүләкләделәр

«Татмедиа» АҖдә Татарстан почтальоннары республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләнүчеләр арасында Аксубай районының Иске Мокшино почта бүлекчәсенең иң яхшы почтальоны Алевтина Цветкова да бар.

«Татмедиа» АҖдән иң яхшы почтальон бәйгесе традиционга әйләнде, ул һәр язылу кампаниясендә үткәрелә. Бәйгедә катнашу шартлары гади булмады: «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте басмаларына тиражлар узган елның шул ук чоры тиражы күләменә карата артуны тәэмин итәргә кирәк иде.

Республика медиахолдингына бүләкләүгә республиканың барлык почмакларыннан үз шәһәрләрендә һәм районнарында иң яхшылар дип танылган хат ташучылар килде. Бәйгедә җиңүчеләр берничә критерий буенча сайлап алынды: йомгаклау язылу тиражының абсолют һәм процент әһәмияте, «язылу тыгызлыгы», ягъни почтальон хезмәт күрсәтә торган территориядә йорт хуҗалыкларын 2024 елның II яртыеллыгында район газетасына язылуга колачлау.

Почтальоннарны «Татмедиа» АҖ республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде. Ул почтальоннарга уртак хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «без хат ташучылар белән бер көймәдә торабыз» һәм уртак эшнең профессиональ җайга салынуына язылуның турыдан-туры нәтиҗәсе бәйле, дип билгеләп үтте.

Бүләкләү тантанасында «Татарстан почтасы» җитәкчесе урынбасары Алексей Костин да катнашты. Татарстанның шәһәр һәм район филиаллары җитәкчеләрен сәламләп, ул уртак эшләре өчен рәхмәт белдереп, аларны «партнерлар» дип атады.

Бүләкне Аксубай районының иң яхшы хат ташучысына «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

Алевтина Николаевна инде утыз ел хат ташучы булып эшли. Ул Иске Мокшино почта бүлегендә эшли, МЮД бистәсе һәм Ахматка авылына хезмәт күрсәтә. Ул хезмәт күрсәтә торган территориядә 85 йорт бар һәм шуларның 74ендә район газеталарын һәм «Татмедиа»ның башка басмаларын алдыралар.

–Хезмәтемне район газетасы редакциясенең һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең тануына бик шатмын. Бүләк алуы бик күңелле, – диде Алевтина Николаевна. – Нигездә, минем участокта нәкъ менә татар һәм рус телендә чыга торган район газеталарына язылалар. Әлбәттә, эшкә кадәр 10 чакрым юлны узу җиңел түгел, почта бүлегенә кадәр транспортта бару һәрвакытта да килеп чыкмый. Ләкин миңа кешеләр белән эшләү ошый. Өстәвенә, хәзер, безнең өчен модульле почта бүлеге төзелгәч һәм барлык шартлар да тудырылгач. Яшермим, миңа инде 58 яшь, мин пенсионер, тик, кызганычка каршы, яшьләр почтальон булып эшләргә килми. Һәр йортта мине, район һәм республика яңалыкларын, пенсия һәм хатлар көтәләр. Шуннан чыгып, эшләү икеләтә күңелле, дип әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев