Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының ике агрофирмасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегенә кергән

Антирейтингта “Волга Селект” ҖЧҖ (13 очрак) һәм “Аксу Агро” ҖЧҖ (14 очрак).

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе Татарстанда юридик затлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны халыкка игълан итү карарын кабул итте.

Комиссия рәисе Шамил Гафаров комиссия утырышларының берсендә исерек машина йөртүчеләрне җинаятьчеләр белән чагыштырды. Һәм массакүләм мәгълүмат чараларына әлеге фактлар турында дәшми калмаска кушты. Кагыйдә бозучы машина йөртүчеләр үз предприятиеләренә тискәре рейтинг ясап кына калмый, ә республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга да ярдәм итә.

Һәм хөкүмәт комиссиясенең әлеге карары, комиссия рәисе билгеләп үткәнчә – хокук бозучыларга каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларының берсе.
Киләсе адым – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар иң күп теркәлгән районның авыл җирлекләре турындагы мәкгълүматларны шәһәр һәм район матбугат чаралары аша халыкка җиткерү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев