Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының яшь йолдызлары «Йолдызлык»ның якты өлешенә әверелде

Район вәкилләре «Созвездие-Йолдызлык» XXIV зональ яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестивалендә зур уңыш белән чыгыш ясады.

Ике көн дәвамында республиканың сигез районыннан яшь артистлар финалга чыгу өчен көрәште. Меңгә якын башкаручы төрле номинацияләрдә һәм яшь төркемнәрендә үз осталыкларын күрсәтте. Аксубай районы балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре иң яхшылар арасында булдылар.

Марина Царегородцева җитәкчелегендәге район мәдәният йортының «Оляпка» балалар халык җыры ансамбле чыгышы «Вокал ансамбльләр. Урта төркем» номинациясендә иң югары бәягә лаек булды. Бу чыгышны тагын да яктырак һәм кызыклырак итәргә районда гына түгел, ә аннан читтә дә танылган "ДЭНС - ТАЙМ" хореография ансамбле (җитәкчесе Венера Краснова) ярдәм итте.

Бәйгенең жюри әгъзалары II урынны балалар сәнгать мәктәбенең «Цветные сны» вокал ансамбленә «Вокал ансамбльләр» номинациясе, урта төркем, җитәкчеләре Эвелина һәм Дарина Сруртдиновлар) бирде.

Варвара Панюкова һәм Регина Черникова II урын (вокал-соло) өчен диплом ияләре булдылар (җитәкче Эвелина Сруртдинова).

«Хореография» номинациясендә III урынга «Фантазия» хореография ансамбле (җитәкчеләре Майя Макарова һәм Руфина Сафиуллина) лаек булды. «Орхидея» хореография ансамбле (җитәкчесе Әдилә Сөләйманова) шул ук номинациядә «Иҗади илһам өчен» дипломына лаек булды.

Призлы урыннарны алган конкурсантлар дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм Казанда узачак «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең супер-финалына чакыру алдылар.

Фото: район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев