Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Федоровка интернат-йортында республика ведомствосы вәкиле белән учреждениенең перспективалары турында сөйләштеләр.

Федоровка интернат-йортында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм интернат-йорт директоры Фоат Абдуллин озатуында Рөстәм Вәлиуллов төп корпуста булды, территорияне, агымдагы ремонттан соң биналарны карап чыкты, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның яшәү шартларын бәяләде.

Ул яшәү өчен уңайлыклар тудыруга, туклануны оештыруга һәм өлкәннәргә һәм инвалидларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә аерым игътибар бирде.

Очрашу барышында социаль учреждениедә ремонт эшләрен дәвам итү бурычларын билгеләделәр, кер киптерү биналарын киңәйтү һәм өлкәннәрне һәм инвалидларны йөртү өчен махсус автомобиль кирәклеге турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев