Аксубай районының Федоровка интернат-йортында Гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Федоровка интернат йортында «Ромашкалы бәхет» дип аталган аралашу сәгате узды.
Тәрбияче Рәйсә Гайнуллина изге Петр һәм Феврония Муромскиларның мәхәббәт тарихы турында сөйләде.
Әңгәмә барышында катнашучылар хөрмәт, үзара ярдәмләшү, кичерә белү һәм бер-береңә сакчыл мөнәсәбәт кебек гаилә бәхетенең төп серләре турында фикер алыштылар. Программада шулай ук халык мәкальләре һәм табышмаклар да бар иде, аларда үзәк символ булып хисләрнең гадилеген, сафлыгын һәм ихласлыгын гәүдәләндерүче ромашка торды. Социаль хезмәтләр алучылар фикер алышуларда кызыксынып катнаштылар һәм, гаилә традицияләре турындагы хатирәләре белән уртаклашып, табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр.
Чәй өстәле артында җылы әңгәмә узды, тәрбиячеләр һәм тәрбияләнүчеләр өй җылысын саклау серләре белән уртаклаштылар. Бу очрашу гаиләнең һәм якыннар белән аралашуның ни дәрәҗәдә кадерле булуын искә төшерде
Фото Федоровка интернат-йортында архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев