Аксубай районының авыл мәктәбе командасы алтын кубок яулады
Иске Тимошкино мәктәбе укучылары спортның хәрби-гамәли төрләре чемпионатында җиңүчеләр булдылар
Яр Чаллыда Герой көненә һәм Михаил Калашниковның тууына 104 ел тулуга багышлап уздырылган Төбәкара беренчелектә аксубайлылар район данын лаеклы якладылар.
ТИН укытучысы Владимир Красильников җитәкчелегендә Денис Аниськин, Константин Бурмисов, Кирилл Вдовин һәм Дмитрий Бульбов яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда мактау пъедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Спортчыларга алтын кубок һәм чемпион кубогы тапшырылды.
Пневматик винтовкадан ату буенча шәхси беренчелектә 2 дәрәҗә диплом белән Кирилл Вдовин бүләкләнде. Автомат сүтеп-җыю буенча көч сынашуларда 2 дәрәҗә дипломга Дмитрий Бульбов лаек булды.
Фото: Иске Тимошкино мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев