Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан мәктәп укучылары «Татарстанның чиста урманнары» акциясен хуплады

Иске Ибрай урта мәктәбе укучылары урман участогын чүп-чардан чистарттылар.

Ибрай участок урманчылыгы коллективының һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган яшь ярдәмчеләре бар. Алар тырышлыгы белән питомник тәртиптә тотыла, яңа урман утыртмалары пәйда була. Иске Ибрай мәктәбе укучылары география укытучысы Якуб Сафиуллин җитәкчелегендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Алар, гадәттә кеше күп була торган урман территориясен көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар. Ял итүчеләр үзләреннән соң калдырган бөтен чүп-чарны җыеп, каты көнкүреш калдыклары полигонына озаттылар.

Балалар акциядә катнашулары белән табигатькә зур ярдәм күрсәттеләр. Бу алар өчен тәрбияви мизгел дә булды: укучылар үзләреннән соң табигатьне чүпләп калдырган кешеләрнең үзләрен тәртипсез тотуларының нәрсәгә китерүен үз күзләре белән күрделәр. Алар табигать белән алай эшләмәячәк.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев