Аксубай районындагы һәлакәтләрнең сәбәбе – юл хәрәкәтендә катнашучыларның түбән дисциплинасы
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә мәгариф учреждениеләре янында урам-юл челтәрен тикшерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Бу мәсьәлә иң мөһиме иде һәм районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев тәнкыйтенә эләкте.
– Инде икенче ай җәйге каникуллар бара, уку елы да тау артында түгел, бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләре дә тикшерелмәгән әле, – дип катгый рәвештә белдерде, комиссия әгъзалары алдында чыгыш ясап, Станислав Юрьевич. – Тикшерү барышында шулай ук җитешсезлекләр ачыклана – юлда «балалар» билгеләрен кисәтүче «зебра» булмау. Җәй дәвамында тикшерү эшләре тәмамланырга тиеш, мондый чаралар актуаль һәм яңа уку елына әзерлек чорында гамәлгә ашырылырга тиеш.
Комиссия рәисе уңай динамиканы – мәгариф учреждениеләре оешмалары тирәсендә җәяүлеләр кичүендә юл билгеләренең торгызылуын, Федоровка поселогы, Киса, Яңа Дума, Такталы, Татар Сөнчәлесе, Трудолюбово авылларында мәктәп маршрутлары буенча павильоннар урнаштырылган алты тукталыш мәйданчыгы төзекләндерелүен дә билгеләп үтте. Шулай ук Аксубайның Толстой урамы буенча урнашкан «Кояшкай» балалар бакчасыннан алып тротуар да түшәлгән.
Комиссия утырышында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйм” айлыгы кысаларында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов һәм мәктәптән тыш эшләү үзәге директоры Андрей Егоров профилактик эш турында хисап тоттылар. Айлык кысаларында юлларда рейд чаралары да үткәрелде, мәктәп яны лагерьларында укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан агарту чаралары оештырылды.
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе утырышта катнашучыларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча өстәмә чараларны гамәлгә ашыру планы белән таныштырды. Июнь аена булган мәгълүматларга караганда, районда юлларда үлүчеләр санының еллык күрсәткече арткан. Юлларда авария хәленең югары булу сәбәбе итеп ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның түбән дисциплинасын, йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәвен атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев