Аксубай районындагы буада апалы-сеңелле бертуганнар кабартылган матраста әйләнеп капланганнар: берсе батып үлгән, икенчесе авыр хәлдә
Кичә кич Яңа Ильдеряк авылындагы буада фаҗига була
Өч олы кеше һәм ике бала сулыкта ял иткәннәр. Бервакыт абыйлары туганының кызларын өреп тутырылган матраста утыртып йөртергә карар итә һәм, матрасны этеп, буа эченә таба күчә башлый. Ярдан 15 метр ераклыкта матрас әйләнеп каплана һәм 2009 һәм 2005 елларда туган кызлар бата башлый. Ир-ат сеңлләрен коткарырга тырышып карый.
–Башта ир-ат судан 17 яшьлек кызны чыгара, ә аннары 13 яшьлек кыз артыннан керә, – дип аңлатма бирде Аксубай районы янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов. – Ләкин икенче кызның инде тормыш билгеләре булмый.
Коткарылган кыз, районның баш коткаручысы сүзләренчә, авыр хәлдә ДРКБга җибәрелгән.
Коткаручылар Аксубай районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар булмавын искә төшерә. Һәм бу буада да шулай ук су коену тыела дигән аншлаг урнаштырылган. Ләкин эссе вакытта сулыклар кешеләрне үзенә тарта. Онытмагыз: бернинди очракта да җиһазландырылмаган урыннарда су коенырга һәм балаларны су янында караучысыз калдырырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев