Аксубай районында хәрби исәп мәсьәләсе турында фикер алыштылар
Район Советында хәрби исәпне һәм оборона чараларын оештыру тәртибенә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, авыл җирлекләренең хәрби-исәп өстәлләре, район оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дамир Гайнуллин тәмамланган язгы хәрби чакырылышка анализ ясады, медицина, хокук саклау хезмәтләре, җәмәгатьчелек белән бергә эшләргә туры киләчәк проблемалы хәлләрне билгеләп үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар төп мәсьәләләр арасында хәрби исәпкә алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Хәрби комиссар оешмалар вәкилләренә әлеге эшне яхшырту өчен тәкъдимнәрен җиткерде.
Шулай ук киңәшмәдә РФда хәрби хезмәт турында Федераль закон нигезендә хисапны формалаштыру мәсьәләләрен дә карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев