Аксубай районында хайваннар авыруларына каршы чаралар үткәрәләр
Ветеринария берләшмәсе белгечләре язгы эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүне дәвам итәләр
Районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында хайваннарны туберкулезга тикшерү, мөгезле эре терлекләргә себер түләмәсе һәм эмкарга каршы вакцинация ясау буенча эш алып барыла. Шулай ук бруцеллез һәм лейкозны тикшерү өчен сыерлардан һәм бозаулардан кан алына.
Бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда себер түләмәсе һәм эмкарга каршы – 2000 башка якын сыер, 600 башка якын мөгезле вак терлек, 1200 башка якын сыер бруцеллезга һәм туберкулезга тикшерелгән. Бу ветеринария чаралары йорт хайваннарын куркыныч йогышлы авырулардан сакларга ярдәм итәчәк.
Фото: район ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев