Аксубай районында Вершино-Чуаш Кармәте авылы булган
Туган якны өйрәнүчеләр Владимир Чураков һәм Надежда Петрованың «Аксубай муниципаль районының юкка чыккан торак пунктлары» китабында Вершино-Чуаш Кармәте турында бүлек бар.
Районның күп кешеләре, бигрәк тә яшь буын, мондый авылның булганын белмиләр. Авторлар мәгълүматлары буенча, ул Кече Сөлчә елгасының уң кушылдыгы Кармәт елгасы янында, Иске Татар Кармәте авылыннан 1 чакрым ераклыкта урнашкан була.
Вершино-Чуаш Кармәте, юкка чыккан авыллардан аермалы буларак, башка язмышка дучар була – ул күрше авыл белән кушыла һәм тормыш дәвам итә.
Авылга XVIII гасырның икенче яртысында чукындырылган татарлар һәм чуашлар нигез сала.
Тарихи җыентык авторлары аның булуы турында 1755 елда Аксубай авылының Троица чиркәвенең метрик китапларында да хәбәр ителгәне турында язалар, чөнки ул шул мәхәлләгә кергән. 1887 елдан авыл Дмитриевское авылының Казан-Богородица чиркәве мәхәлләсенә керә.
Нигез салынганнан алып авыл Казан губернасының Чистай өязе Аксубай волосте составында була. Авыл җирлегенең җир өлеше 859 дисәтинә тәшкил итә.
Халык дәүләт крестьяннары категориясенә караган. Бу чорда аларның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек булган.
1890 елдан биредә: грамота мәктәбе, җил тегермәне, тимерчелек, 4 вак кибет булган, 1930-1950 елларда “Свобода” колхозы, 1951 елдан “Маяк” колхозы составына (Иске Татар Кармәте) кергән. Халык саны: 1782 елда – 16; 1816 елда – 75; 1828 елда – 190; 1859 елда – 373; 1865 елда – 706; 1897 елда – 564; 1900 елда – 419; 1908 елда – 588; 1912 елда – 594 кеше исәпләнгән, шул исәптән: руслардан: хәрбиләр -2 йорт, 17 кеше, крестьяннар – 6 йорт, 51 кеше; чуашлардан: хәрбиләр – 12 йорт, 112 кеше, крестьяннар – 34 йорт, 239 кеше. 1920 елда 610 кеше; 1926 елда 554 кеше, шул исәптән: 389 чуаш, 165 рус.
Вершино-Чуаш Кармәте 1964 елның 25 апреленнән авылның Иске Татар Кармәте авылы белән чикләре кушылу сәбәпле исәптән төшерелгән.
Фото: Хәсән Туфан музей-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев