2024 елдагы эш нәтиҗәләре турында Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов хисап тотты.
Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Россия Герое Рәсим Баксиков, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
Ватанны саклаучылар елында район мәдәният йорты фойесында тематик күргәзмәләр: «Геройлар гаиләләре» фотокүргәзмәсе, район туган якны өйрәнү музееның, Иске Үзи мәктәбе музееның, Сергей Яковлев исемендәге «Ориент» эзләү отрядының герой-якташлар турындагы экспозицияләре һәм хәтта МХО уздыру зонасыннан гуманитар кәрван йөртүчеләре алып килгән трофейлар күргәзмәсе урнаштырылуы символик мәгънәгә ия. Монда ук балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр хәрби тематикага картиналар ясадылар, балалар һәм педагогларның картиналары ел дәвамында конкурсларда һәм күргәзмәләрдә күрсәтеләчәк. Аерым экспозиция якташ шагыйрь Хәсән Туфанның 125 еллыгына багышланган иде.
Утырыш башланганчы Фәрит Хәйрулла улы патриотик күргәзмәләр, шулай ук районның авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары белән танышты. Анатолий Самаренкинның гөмбә цехы, «Актай» җитештерү предприятиесе, Әлфирә Шакированың “Аксубай” СПКсы, Валерий Сапеев КФХсы, Маргарита Симова ИП, Гөлчәчәк Сабирова КФХсы, Ренат Вафин ИП үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Ат спортында үз казанышларын «Актай» агрофирмасы ҖЧҖ тәкъдим итте. Биредә күп еллар Татарстан Республикасы һәм Россия ипподромнарында зур уңыш белән чыгыш ясаучы югары йөгерү классындагы атлар үрчетәләр.
Район Советы утырышы район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның Аксубай муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2025 елга планнары турындагы хисап докладыннан башланды.
Ел йомгаклары буенча 2024 елда тулай территориаль продукт күләме 9,3 процентка арткан һәм 21,1 миллиард сум тәшкил иткән. Районда уртача айлык хезмәт хакы 126% ка арткан һәм 53 161 сум тәшкил иткән.
Алмаз Мингулов билгеләп үткәнчә, республиканың уртача күрсәткече – 72 390 сум һәм ул республика дәрәҗәсенә чыгу бурычын куйган. 2024 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 42,4 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 97,1%.
Районның сәнәгать тармагының төп өлеше нефть компанияләренең аерымланган алты бүлекчәсеннән тора, алар район территориясендә эшчәнлек алып баралар һәм район икътисадына саллы өлеш кертәләр.
Нефть компанияләреннән тыш, район территориясендә «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы эшли, ул Аксубай һәм Чирмешән районнарына хезмәт күрсәтә. Предприятиедә 180 кеше эшкә урнаштырылган, 99 берәмлек техника бар. «РНК» ҖЧҖ нефть компанияләренә транспорт хезмәте күрсәтә, анда 62 хезмәткәр эшли, 40 берәмлек техника бар. Шулай ук «Җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ, «Аксубай урман хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Гарант» ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр эшли.
Район икътисадының мөһим тармакларының берсе – авыл хуҗалыгы.
– Агросәнәгать комплексының җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча районнар рейтингында район 22 нче урында тора, тармакта меңгә якын кеше эшли. 2024 елда тулай продукция күләме 4,6 млрд. сум тәшкил итте, акчалата табыш – 4,4 млрд.сум, үсеш белән – 138 процент. Тармакта уртача айлык хезмәт хакы 57 086 сум тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 112 процент үсеш булды, – диде район җитәкчесе. Һәм авыл хуҗалыгы продукциясе структурасында 74%ны – үсемлекчелек продукциясе, 26% ны терлекчелек продукциясе алып тора, дип билгеләп үтте. Узган елда бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектардан 33,5 центнер тәшкил иткән, тулаем җыем 97,3 мең тонна тәшкил итә.
Район хуҗалыклары югары маржиналь культуралар игүгә аерым игътибар бирәләр. Рапс 10,5 мең га мәйданда җыелган, тулаем җыем 23 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 21,9 ц/га. Соя 5,9 мең га мәйданда җыелган, тулаем җыем – 14,9 мең тонна, уңдырышлылык – 25,1 ц/га, көнбагыш 6,8 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – 25,7 ц/га.
Үсемлекчелек тармагында туфракның уңдырышлылыгын арттыру, чәчү әйләнешен фәнни нигезле алып бару, прогрессив технологияләр кертү буенча эш алып барыла.
Бу юнәлештә төп инвестор һәм ачык үрнәк булып Чистай холдинг компаниясенең “Аксу Агро” агрофирмасы “ ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе тора, Директорлар советы рәисе – Альберт Хөснуллин. Бүгенге көнгә предприятие 51,1 мең га җир эшкәртә. 3 ел эшләү дәверендә 2 млрд тан артык инвестиция кертелгән. Хуҗалыкта авыл хуҗалыгы җирләрен дистанцион контрольдә тоту, автодокументлаштыру, операцияләрне фаразлау һәм планлаштыру системасы кертелгән.
2024 елда сәгатенә 100 тонна җитештерүчәнлек белән 180 млн. сумлык ашлык киптерү комплексы төзелеше төгәлләнде, 472 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алынды. Эремә узелы төзелде.
Шулай ук үсемлекчелеккә югары технологияле якын килү белән «Волга-Селект» ҖЧҖ аерылып тора. 2024 елда көзге рапс киң рәтле чәчү технологиясен кулланып чәчелде. 4,5 мең кв.м мәйданда 12 мең тонна ашлык саклау күләме белән орлык складлары төзелде. Эш күләме 380 тонна булган автоматлаштырылган эремә узелы эшли. 2024 елда 243 млн. сумлык 33 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. 2025 елга расланган инвестиция планы нигезендә 354 млн. сумлык техника сатып алу көтелә. Гомуми бәясе 1,1 млрд. сум булган орлык линиясе булган ашлык киптерү комплексы төзелә. 2025 елда ашлык киптерү комплексының икенче линиясен (1 этап) һәм инвестицияләр күләме 210 миллион сум булган ике орлык склады төзү планлаштырыла.
Терлекчелек тармагында хуҗалыклар аз продуктивлы терлекләрне карау, ашату һәм яңартуның яңа технологияләрен куллану буенча эш алып баралар.
Чистай холдинг компаниясенең «МОЛКО» ҖЧҖенең «Тактала» бүлекчәсендә 450 башка исәпләнгән яшь терлекләр тоту өчен өч терлекчелек бинасын реконструкцияләү төгәлләнде, 40 млн. сумлык эш башкарылды.
Агымдагы елда «Смена» бүлекчәсендә үгезләр үстерү өчен симертү мәйданчыгын реконструкцияләү планлаштырыла.
Холдинг агрофирмаларында 5 680 баш мөгезле эре терлек бар. Генетик потенциалны арттыру, сыерларның баш санын арттыру һәм җитештерү күрсәткечләрен яхшырту максатында 2025 елда 500 баштан артык тана сатып алу планлаштырылган.
Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү программалары фермерлык хәрәкәтен үстерүгә этәргеч бирде. Бүген районда 45 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Актив фермерлар инициативасын хуплауга «Гаилә фермаларын үстерү» һәм «Агростартап» программалары ярдәм итә.
2024 елда «Агростартап» программасы Давид Геннадьевич Федоровка 2,6 га мәйданда җиләк үстерү хуҗалыгына старт бирде. Грант суммасы 1,9 млн. сум.
Ильяс Сөләйманов КФХсы, дәүләт программалары ярдәмендә роботлаштырылган ферма төзегән һәм 200 баштан артык мөгезле эре терлек асрый. Марат Сафин КФХында 136 баш мөгезле эре терлек һәм 40 баш «Русский тяжеловоз» токымлы атлар бар.
Валерий Сапеев КФХсы «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 63 млн. сум акча каралган катнаш азык цехы һәм 18 мең башка исәпләнгән каз фермасы төзүне тәмамлаган. Хуҗалыкның планында чалу һәм эшкәртү цехы төзү.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мини-фермалар төзү аеруча кирәк. 2024 елда 2,8 млн. сумлык 4 мини-ферма төзелгән. Барлык елларда программадан 100 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланган, 26,1 млн. сум субсидия алынган.
2024 елда мини-ферма төзүнең бер мисалы булып 20 башка исәпләнгән Вера Муллинаның мини-фермасы тора, аның бәясе 877 мең сум. Тагын 3 мини- ферма төзелеп килә.
Муниципаль бюджеттан ел саен 5 һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтелә. Соңгы 6 елда 1,8 млн. сумлык 66 саву аппараты субсидияләнгән.
Программалар һәм илкүләм проектлар ярдәмендә Аксубай районының елдан-ел матураюы, төзекләнүе күз алдында.
2024 елда төзелеш-монтаж эшләре күләме федераль, республика һәм башка программалар хисабына 1,1 млрд. сум тәшкил иткән (2023 елда – 673 млн. сум). Торакны файдалануга тапшыру планы йөз процент үтәлгән.
Толстой урамында ятимнәр һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 12 фатирлы йорт һәм 25 шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган. 17 федераль һәм республика программалары кысаларында 245 млн. сумлык 45 объект төзелде, капиталь ремонтланды һәм төзекләндерелде.
2024 елда районда «Безнең ишегалды» программасы төгәлләнде, ел дәвамында 39 млн. сумлык 24 ишегалды территориясе төзекләндерелде. 20 млн.сумнан артыкка 5 ФАП ремонтланган һәм Иске Кыязлы авылында ФАП төзелгән. Ике мәктәптә 9 млн. сумлык азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалган. Аксубай үзәгендә 15 млн. сумлык җәмәгать киңлекләренең икенче чираты төзекләндерелгән. Өч күпфатирлы йортка 7 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган.
2024 елда 13 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы төзелде һәм 3,5 млн. сумлык 240 контейнер металлдан пластикка алыштырылды.
Ниһаять, район үзәгендә 9,5 млн. сумлык яңа су җыю төзелеше нәтиҗәсендә төньяк-көнбатыш өлешендә су җитмәү проблемасы хәл ителде. Сигез су башнясы төзелде һәм авыл җирлекләрендә ике чакрым су белән тәэмин итү системасы алыштырылды.
2024 елда урам-юл челтәрен ремонтлау, карап тоту һәм төзүгә финанслау күләме 831 млн. сум тәшкил иткән. Республика юл эшләре программасы буенча Яңа Мокшино торак пунктына 6,7 км озынлыктагы 350 млн. сумлык автомобиль юлы реконструкцияләнде. Районның йомгаклау утырышларында әлеге торак пунктка юл мәсьәләсе елдан-ел күчә барды.
Шулай ук 2,2 км озынлыктагы Аксубай – Федоровка автомобиль юлына 200 млн. сумлык капиталь ремонт ясалган һәм 1,4 км озынлыгындагы Аксубай-Емелькино-Иске Чуаш Адәмсуы автомобиль юлы 63 млн. сумга реконструкцияләнгән.
Муниципаль юл фонды буенча 1 км дан артык озынлыктагы 28 млн. сумлык урам-юл челтәре норматив хәлгә китерелгән. Урамнарны яктырту программасы буенча 102 яктырткыч куелган һәм 2,2 км озынлыкта 3 млн. сумлык СИП кабель салынган.
Торак йортларны социаль газлаштыру программасы ярдәмендә 135 йорт газга тоташтырылды, шуларның 38е – 2024 елда, эш дәвам итә.
Мәгариф системасының матди базасын алга таба камилләштерү өчен 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды:
- Тимирясев исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенә 300 млн. сумга капиталь ремонт ясау;
- Аксубай универсаль технологияләр техникумының «Өйрәнү - ремонтлау паркы техникасын» төзү – 140 млн. сумга.
Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенә капиталь ремонт – 60 млн. сум.
Чыгыш ясаучы яшьләрнең шәһәрләргә китү проблемасына кагылды һәм киләчәктә яшьләрне район предприятиеләрендә һәм оешмаларында калдыру буенча планлы эш алып барырга кирәклеген искәртте. Районда спортны үстерүгә дә тукталды.
Районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 15 мең кеше, системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр өлеше 62,9 процент. Спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Спортчыларны әзерләү белән 485 баланы колачлаган спорт мәктәбе, «Юность» универсаль спорт залы, «Дельфин» йөзү бассейны шөгыльләнә. Типовой чаңгы базасы, универсаль спорт мәйданчыклары, ясалма өслекле футбол кыры һәм ачык боз шугалаклары эшли. Ясалма футбол өслеге белән ябык яңа футбол манежы да эшли башлады. Массакүләм һәм республика дәрәҗәсендә югары спорт нәтиҗәләре дә бар.
Алмаз Мингулов шулай ук мәдәният тармагы эшен яктыртты. Район территориясендә 48 авыл мәдәният учреждениесе, 38 җирлекара үзәк китапханә учреждениесе, өч музей, балалар сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йорты эшли. Мәдәният тармагында 193 хезмәткәр хезмәт куя.
2024 елда үзәкләштерелгән клуб системасы тарафыннан 730 мең кешене колачлап 12,5 мең чара үткәрелгән. Чараларның күбесе Гаилә елына, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына һәм, әлбәттә, МХОгә ярдәм итүгә багышланган. Яшьләрне мәдәнияткә тарту буенча дәүләт программасы – «Пушкин картасы» актив гамәлгә ашырыла. 2024 елда 518 чара үткәрелгән, 3,9 млн. сумлык 7350 билет сатылган, план 150 процентка үтәлгән. Район «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесендә катнашты. Аксубайда ел саен үткәрелә торган «Гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең зональ этабы узды.
2025 ел – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елы.
Безнең алда ветераннарыбызга, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирү һәм барлык чараларны лаеклы уздыру бурычы тора. Бүген районда 98 ветеран яши, шуларның берсе Бөек Ватан сугышында катнашкан, 16сы тол хатыны, 81е тыл хезмәтчәне. Кызганычка каршы, ветераннар елдан-ел кими.
Ветераннар Советы. Алмаз Мингулов ветераннар Советы рәисе Галина Бобковага һәм барлык активка ветераннар хәрәкәтен һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Чыгыш ясаучы демография проблемасына кагылды. Туучылар саны 1000 кешегә 7 кеше тәшкил итә (республика буенча уртача 8.8). 2024 елда 181 бала туган, 2023 елда 174 туган булган. Районда үлүчеләр саны уңышсыз дәрәҗәдә саклана. 2024 ел нәтиҗәләре буенча үлүчеләр саны 1000 кешегә 17 тәшкил итә (республика буенча уртача – 11,3). 2024 елда мобиль терапия бригадалары эше оештырылды, аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә ике елдан артык медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән халык саны 2,5 меңнән 434 кешегә кадәр кимегән.
2024 елда, алкоголь белән бәйле авырулардан үлүчеләр саны артуны исәпкә алып, авыруны иртә ачыклау, диспансер исәбенә кую һәм иртә дәвалануны башлау максатыннан мобиль бригадаларның авыл җирлекләренә фельдшер-акушерлык пунктларына бару практикасы башланды. Бүгенге көндә табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә 14,3 тәшкил итә, бу 2023 ел дәрәҗәсенә караганда 2,2 пунктка күбрәк. Табиблар белән тәэмин ителеш 67 процент тәшкил итә. 2025 елда сәламәтлек саклауның беренчел звеносы эшен модернизацияләү дәвам итә, бер ФАПны төзү һәм 4 ФАПны капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Махсус хәрби операциягә 285 якташыбыз җәлеп ителгән. Беренче көннәрдән үк солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән зур эш башкарыла. Бу мәсьәләне хәл итүдә районның барлык халкы, оешмалар һәм иҗтимагый оешмалар катнаша. Безнең барлык төр гаскәрләр ветераннары да гаять зур һәм актив эш алып баралар.
320 волонтер исәпләнә. Һәрьяклап ярдәм итү нәтиҗәсендә МХО зонасына гомуми суммасы 75 млн. сум тәшкил иткән 28 гуманитар ярдәм сәфәре оештырылды, 80 тоннага якын гуманитар йөк илтеп тапшырылды, шул исәптән азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, кышкы кием-салым, 18 автомобиль, 9 мотоцикл, ике тагылма, 2 көймә, автомобильләргә сигез двигатель.
Чыгышта хокук тәртибен тәэмин итү, коррупциягә каршы эш мәсьәләләре дә чагылыш тапты.
Нет комментариев