Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ул һәрвакыт урак өсте лидерлары арасында

«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Җәүдәт Сафиуллин ун елдан артык районда бөртекле культуралар суктыру буенча лидер булып тора.

Республика буенча да аның күрсәткече иң яхшылар арасында. Игенченең хезмәт стажы – 36 ел. Хезмәт биографиясе – кыска: мәктәп, СПТУ, «Үсәр» колхозы һәм «Аксу Агро» ҖЧҖе. –Тырыш , җаваплы , нәтиҗәле хезмәтчән, – дип сөйлиләр аның турында хуҗалык җитәкчеләре. Игенче һөнәрен ул, районда алдынгы комбайнчы булган әтисенә кечкенәдән ярдәм итеп, өйрәнеп үсә. Үзенең уллары үсә төшкәч, икмәк тәмен белсеннәр өчен, аларны да үзе белән кырга ала. Еллар дәвамында алар да әтиләренең ярдәмчеләре булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев