Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында укучылар шахмат уены осталыгында көч сынашты

Каникуллар вакытында 2006 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча шәхси команда беренчелеге узды.

Шахмат сөючеләр осталыкта көч сынашу өчен Яшьләр үзәгендә җыелды. Иң яхшы нәтиҗәгә Рамзан Вәлиев (Аксубай 3 нче мәктәбе укучысы) иреште. Икенче урында – Сәед Кадыйров, Хәлим Кадыйров өченче призер булды (икесе дә Иске Ибрай мәктәбе укучылары).

Кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче һәм икенче урыннарны Иске Ибрай мәктәбеннән Дилә һәм Зилә Кадыйровалар үзара бүлеште, өченче урында – Валерия Ильмухина (Аксубай 3 нче мәктәбе).

Команда беренчелегендә I урынны – Иске Ибрай мәктәбе командасы, II урынны – Аксубай 3 нче мәктәбе, III урынны Аксубай 2 нче мәктәбе командасы яулады.

Фото: шахмат мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев