Аксубай районында терлек азыгы әзерләү башланды
«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ игенчеләре күпьеллык үләннәрне чаптыруга һәм сенаж салуга керештеләр.
Терлек азыгы әзерләү сезонын «Октябрь» бүлегендә башладылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 июньгә 450 тоннадан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Район буенча агымдагы сезонга план – 18367 тонна.
Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 755 гектар мәйдан били. Алдагы көндә әлеге күләмнең 45 гектары чабылган. Район буенча 43889 тонна сенаж салу планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев