Аксубай районында «Теләкләр чыршысы» балаларның хыялларын үти
Район советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды
Район Советының чираттагы утырышы башланыр алдыннан депутатлар һәм хезмәтләр җитәкчеләре гадәти булмаган тамашада катнаштылар – алар район советы коридорында урнаштырылган бизәлгән чыршы янына килделәр һәм кәгазьдән ясалган уенчыкларны – әтиләре Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы балаларның исемнәре белән теләк шарларын алдылар. Һәр баланың Кыш бабайга мөрәҗәгать итеп язган үзенең изге теләге. Кемдер – уенчык, кемдер тимераяк, планшет яки башка бүләк тели. Балалар могҗизаны өмет белән көтәләр. Һәм теләкләр, һичшиксез, үтәлә, чөнки Кыш бабай бик игелекле һәм ярдәмчел.
«Теләкләр чыршысы»нда шулай ук район башлыгы Камил Гилманов, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан» РИХ Югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев