Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тавыш бирүнең өченче көне тәмамланды: Президентлыкка кандидат өчен сайлаучыларның 96 проценттан артыгы тавыш бирде

Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, район территориясендә Россия Федерациясе Президентын сайлаулар инцидентларсыз һәм хокук бозуларсыз узган.

Сайлау участокларында өч көн дәвамында сайлау процессының чисталыгын сәяси партияләрдән күзәтүчеләр һәм җәмәгать күзәтүчеләре күзәтте.

Хокук тәртибен полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тәэмин итте.

Һәр сайлау участогында тавыш бирүчеләрне участок сайлау комиссияләре әгъзалары каршы алды. Өч сайлау көне дәвамында Аксубай муниципаль районының территориаль комиссиясе актив эшләде.

–2024 елның 17 мартында 20.00 сәгатькә Аксубай районы сайлаучыларының гомуми санының 95,92 проценты Россия Федерациясе Президентына кандидатлар өчен үз тавышларын бирде. Участок сайлау комиссияләре ябылганнан соң, 20.00 сәгатьтә участок сайлау комиссияләре әгъзалары тавышларны санауга кереште, – дип аңлатма бирде Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина. – Районда тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев