Аксубай районында тавыш бирүнең беренче көне нәтиҗәләре: 40 процентка якын сайлаучы Президент өчен үз тавышын бирде
Аксубайлылар Россия Федерациясе Президентын сайлауларда зур активлык күрсәтәләр.
Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 2024 елның 15 мартында сайлау участокларына Аксубай районы территориясендә теркәлгән сайлаучыларның 40 проценты килгән.
Бүген – тавыш бирү өчен билгеләнгән өч көннең икенче көне.
Исегезгә төшерәбез, район территориясендә тавыш бирү өчен 41 участок эшли. Бүген һәм иртәгә иртәнге сәгать 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев