Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тавыш бирү участоклары ачылды

Бүген – алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар көне.

Универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571 нче участок, Аксубай районындагы башка 40 сайлау участогы кебек үк, иртәнге 7:00 сәгатьтә сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. 

Участокка килгән беренче сайлаучыларны участок сайлау комиссиясе рәисе Наталия Куштукова каршы алды. 

– 17 ел сайлау комиссиясендә һәм беренче тавыш бирүчеләр арасында һәрвакыт диярлек бер үк кешеләр – актив гражданлык позицияле тавыш бирүчеләр, алар – башка сайлаучылар өчен үрнәк булып торалар, – дип билгеләп үтте Наталия Геннадьевна. 

Беренчеләрдән булып, участокта районның уңган комбайнчысы Владимир Ковряков тавыш бирде. 

– Бүген һәр кеше үз сайлавын ясарга тиеш, – ди Владимир. – Минем өчен бу мөһим вакыйга, чөнки киләчәк безнең сайлаудан тора. 
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда илле депутат партия исемлекләре буенча сайланачак һәм шул кадәр үк – бермандатлы сайлау округлары буенча. 

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең Либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Хакыйкать өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе». 

Сайлаулар турындагы барлык мәгълүмат, шулай ук кандидатларның исемлекләре сайлау участокларында мәгълүмат стендларында ачык. 

ТР Дәүләт Советына сайлаулар республика тормышында мөһим вакыйга. Бу көнне һәр кеше үз төбәгенең киләчәген билгеләү хокукына һәм мөмкинлеккә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев