Аксубай районында СВО героена истәлек тактасы ачылды
Емелькино урта мәктәбендә СВО катнашучысы Вячеслав Марковка мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чара геройлар хәтеренә битараф булмаган һәркемне җыйды: мәктәп укучыларын, педагогларны, авылдашларын. Вячеслав шушы мәктәптә укыган, дуслары белән аралашкан, спорт һәм мәдәни чараларда актив катнашкан. Биредә, туган мәктәбендә, ул чын Ватанны яклаучы булып үскән.
Алып баручылар геройның биографиясен искә төшерделәр. Вячеслав Марков 1985 елның 21 июлендә Иске Чуаш Адәмсуы авылында туган. Емелькино урта мәктәбенең 9 сыйныфын һәм 1993 елда Аксубай һөнәри лицеен тәмамлаган. Төньякта, Мәскәүдә һәм җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән. 2025 елның 15 гыйнварында контракт төзеп СВО зонасына хезмәт итәргә китә. 2025 елның 2 февралендә Донецк Халык Республикасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.
Вячеславның гаиләсе калган: хатыны Елена Владимировна һәм өч улы – Никита, Андрей һәм Алеша. Ул ачык күңелле, тормышны яратучы кеше булган, гаилә бәйрәмнәрен һәм якыннарын уртак табын артына җыярга яраткан.
Истәлекле чарада катнашучыларга район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте:
– Вячеслав Марковның илнең якты киләчәге хакына кылган батырлыгы иң югары танылуга лаек. Герой безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Каһарман сугышчы яшь буын өчен чын батырлык үрнәге, – дип билгеләп үтте ул.
Вячеслав Марковны Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова, мәктәп директоры Алексей Никитин, «Ватанга хезмәт итәм» берләшмәсе ветераннары, туганнары һәм авылдашлары җылы сүзләр белән искә алдылар.
Истәлек тактасын ачу хокукы район башлыгы Алмаз Мингуловка һәм геройның хатыны Елена Марковага бирелде. Тантанада катнашучылар мемориалга чәчәкләр салдылар һәм геройның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев