Аксубай районында сугышчы-интернационалистлар турындагы хәтерне мәңгеләштерделәр
Ватанны саклаучылар көнендә Яңа Үзи авылында сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.
Тантаналы митингка бөтен авыл җыелды. Шундый истәлекле вакыйга уңаеннан авылдан чыккан якташлар һәм тантананың төп сәбәпчеләре – сугышчы-интернационалистлар да килде.

Әфган сугышы 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр – 2238 көн һәм төн дәвам итә. Ул безнең меңләгән солдатларның һәм офицерларның гомерен алып китте. Аксубай районын да читләтеп үтмәде. Районның 135 кешесе Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә интернациональ бурычларын үтәргә чакырыла.
Әфган сугышында Яңа Үзи авылыннан алты егет катнашкан. Болар – Таһир Әхмәтвәлиев, Вәгыйз Гатауллин, Наил Кармышев, бертуган Фәнис һәм Фәнил Мәхмүтовлар, Сәйфетдин Шиһапов. Бәхеткә, аларның барысына да исән-сау әйләнеп кайту насыйп була.
– Якташларга хөрмәт йөзеннән гранитта сугышчы-интернационалистларның исемнәрен мәңгеләштерергә карар кылынды. Алар – безнең авылыбыз геройлары, без алар белән горурланабыз, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбиялибез! – дип билгеләп үтте Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Иганәче ярдәме күрсәткән өчен сугышчы-интернационалистларның үзләренә һәм мемориаль такта ачу идеясен хуплаган якташларыбызга рәхмәт.

Чараны алып баручы Тәслимә Идиятуллина митингта Әфган сугышы тарихы, сугыштан әйләнеп кайтмаган якташлар һәм сугышчы-интернационалистлар, сугышчан бүләкләр һәм медальләр белән бүләкләнгән Әфганстан геройлары турында сөйләде.
Митингта мәктәп укучылары чыгышы күңелләргә үтеп керерлек итеп яңгырады.
Мемориаль тактаны ачу митингның тантаналы мизгеле булды. Һәйкәл өстеннән япманы төшерү хокукы митингта катнашучы – авылның дүрт сугышчы-интернационалистына бирелде. Алар Әфганстан сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Сәйфетдин Шиһапов Әфган җиренә беренче аяк басучылар арасында була.

– 1979 елда армиягә чакырылдым, Германиягә эләктем, безнең хәрби частьне Әфганстан Демоктратик Республикасы территориясенә 1980 елның гыйнварында керттеләр. Әфган җире безне ягымсыз каршы алды, кырда, палаткаларда яшәдек, топчаннарда йокладык, бер үк вакытта рейдларга чыгып, тыныч халыкның тормышын җайга салдык, аларның тынычлыгын сакладык, – дип искә алды Әфганстан сугышы ветераны.
Совет сугышчылары беренче сугышка 1980 елның 9 гыйнварында Нахрин торак пунктында Әфганстан Демократик республикасы армиясенең баш күтәргән полкын коралсызландырганда керешкәннәр.
Бу чор турында запастагы майор Вәгыйз Гатауллин искә алды. Кече ватанына ул Нурлаттан килгән.

– Мин – кадрдагы хәрби, Әфганстанга 1980 елның 2 гыйнварында чакырылдым һәм, бурычымны үтәп, 1980 елның ноябрь ахырына кадәр шунда булдым. Безнең бурыч җир өсте гаскәрләренә ярдәм итү иде, авиациядә хезмәт иттем, техник составка кердем, эзләү-коткару төркеме әгъзасы идем – көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, без һәлакәт урынына чыгарга һәм очучыларны коткарырга тиеш идек, – дип сөйләде офицер. – Безнең полк Әфганстанда сугышның беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр диярлек хезмәт итте, беренче елда һәлакәтләр булмады, безнең очучылар барысы да исән иде. Безнең полк үзенең алты сугышчф иптәшен – дүрт очучыны һәм техсоставтан ике сугышчыны югалтты.
Таһир Әхмәтвәлиев туган авылында тарих укытучысы булып эшли, Совет Армиясе сафларына 1982 елда чакырыла.

– Июнь аенда безне Әфганстанга күчерделәр, Баграм юлларын саклауда хезмәт иттем, аннары Кабул-Джеллабад юл участогында, – дип уртаклашты ветеран. – Мюд егете Вячеслав Фролов белән бер батареяда хезмәт иттек. Яраландым, госпитальдә яткканда Славканың үлгәнлеге турында белдем.
Фәнис Мәхмүтов стела ачу татанасына Мәскәүдән кайткан.

– Төркмәнстанда хезмәт иттем, дүрт айдан Әфганстанга җибәрделәр, механик-йөртүче идем, – дип уртаклашты сугышчы-интернационалист. – Без анда ике бертуган хезмәт иттек – Фәнил һәм мин. Ходайга шөкер, икебез дә исән-сау әйләнеп кайттык.
Сугышчы-интернационалистлар һәм авыл халкы өчен мемориаль такта ачу зур вакыйга булды. Ватан үз геройларын белергә тиеш! Без Ватаныбызның һәр солдаты батырлыгы белән горурланырга һәм аларны онытмаска тиеш!

Сугышчы-интернационалистлар, яңаүзилеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларның исемнәре язылган стелага чәчәкләр салдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев