Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Сталин исемендәге поселок булган

Владимир Чураков һәм Надежда Петрованың “Югалган торак пунктлар” китабында “Восток” (Сталин исемендәге) поселогы турында кызыклы мәгълүмат бар.

Авторлар тәкъдим иткән архив мәгълүматлары буенча, авылга 1927 елда ТАССР Чистай кантоны Чуаш-Елтаны авыл советының Ишалькино һәм керәшен Елтаныннан күченеп килгән керәшеннәр нигез салган. Ул Ипетка Елтасы үзәнлегенең сул ягында, Саврушка елгасының өске агымында, Урмандеево авылыннан 4 километр ераклыкта (Аксубай бистәсеннән 24 чакрым ераклыкта) урнашкан була. Совет чыганакларында авыл Сталин исеме белән билгеле.

Торак пунктта башлангыч мәктәп эшләгән (1962/63 елларда 13 укучы, 1 класс комплект). 1930-1950 елларда авыл да, колхоз да Сталин исемен йөрткән, 1950 елдан ул Сталин исемендәге колхоз (Урмандеево авылы белән), 1959 елдан Сталин исемендәге колхоз (Савгач белән) составында булган. Аннары, илдәге сәяси вакыйгалар белән бәйле рәвештә колхоз һәм поселокның исеме дә үзгәрә: 1961 елдан колхоз “Коммунизмга юл” дип үзгәртелә, 1965 елдан Карл Маркс исемендәге колхоз була, 1962 елның 8 гыйнварында авылга “Восток” исеме бирелә (бәлки, Юрий Гагаринның космоска очуыннан соң бөтен ил горурланган “Восток” космик корабы исеменнән чыгыптыр.

1930 елда авылда 166 кеше яшәгән.

“Восток” поселогы 1974 елның 17 июленнән исәптән чыгарылган.


Бу авыл картада кырык елга якын булмаса да, Востоктан (Сталин) чыккан кешеләр бүгенге көнгә кадәр туган якларын хәтерлиләр. Алар ата-бабалары җирләнгән зиратны яхшы хәлдә тоталар, ул металл койма белән уратып алынган.

– Ел саен православие динендәгеләрнең Троица бәйрәмендә бирегә мәрхүм булган туганнарын һәм авылдашларын искә алыр өчен авылның элеккеге кешеләре кайталар, – ди Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. – Табыннар корыла, сталинлылар үткән елларны искә алалар. Туган төбәкләре алар өчен бик тә кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев