Аксубай районында штаб күнегүләре узачак
Аксубай муниципаль районы 2024 елның 3-4 октябрендә гражданнар оборонасы буенча штаб күнегүләре уздыруда катнашачак.
Күнегүләр темасы: «Россия Федерациясе территориясендә радиация шартларында гражданнар оборонасын алып бару». Өйрәнүләр гражданнар оборонасы көчләренең һәм чараларының әзерлеген тикшерү һәм махсус чорда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән уздырыла.
Өстәмә рәвештә 2 октябрьдә 10.40 сәгатьтә район территориясендә сирена эшләтеп җибәреләчәк. Район хакимияте халыктан сигнал буенча берни дә эшләмәүне, тынычлык һәм тәртип саклауны сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев