Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Сидул Ерыклы авылы халкының өйләренә су килде

Урмандеево авыл мәдәният йортында җирлек составына кергән авыллар халкы елның төп утырышына җыелды.

Халык җыены эшлекле мохиттә узды. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев хисап чыгышында, җирлек советы авылларның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү, социаль-мәдәни тармакны тәэмин итү, су челтәрләрен һәм урам юлларын төзекләндерү буенча күп көч куйды, дип билгеләп үтте.
Җирлек территориясендә 1400 кеше гомер итә. Шул исәптән, 20 күп балалы гаилә, 19 гаилә мобилизация буенча яисә ирекле рәвештә улларын махсус хәрби операция зонасына озаткан. 2024 елда 6 сабый туган, 14 кеше вафат булган.
Территориядә КФХ «Никитин А.А.», Оксана Миронова, Валерий Семенов, Алексей Гуляков, Сергей Алексеев һәм Олег Ермолаев крестьян-фермер хуҗалыклары актив эшли. «Волга-Селект» ҖЧҖ, Алексей Кондратьев җитәкчелегендә «Транспортник» ҖЧҖ эшчәнлек алып бара. Предприятие җирлеккә көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә. Йөздән артык кеше авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя.
Җирлек территориясендә шәхси хуҗалыкларда 500 баштан артык мөгезле эре терлек бар, шуларның 239ы савым сыерлары. Петр Иванов, Николай Мокин, Владимир Кондратьев, Александр Семенов, Петр Петров, Николай Гуляков гаилә фермалары уңышлы гына эшләп килә.
Җирлектә барлык керем маддәләре белән бергә, үзара салым җыю буенча да бурычны 100 процентка үтәгәннәр. Халык җыенында төзекләндерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Җирлектә иң зур вакыйгаларның берсе – Сидул Ерыклы авылында яшәүчеләрнең өйләренә су бирү булган. Насос урнаштырганнар. Авылның актив гражданнары су башнясын ремонтлаганнар. Хәзер күпчелек йортларда эчә торган судан файдаланалар.
Почта элемтәсе бүлеге тотрыклы эшли. Җирле совет депутаты Светлана Семенова җитәкчелегендә пенсияләр, газета-журналлар вакытында таратыла. Эш нәтиҗәләре буенча почта бүлеге һәм аның җитәкчесе тармак бүләгенә лаек булган.
Чыгыш ясаучы белем бирү, мәдәни учреждениеләр, ФАПлар эшчәнлегенә һәм шулай ук каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул авыл волонтерларына МХОда хәрби бурычны үтәүче якташ сугышчылар өчен гуманитар йөк җыюда, яшеренү челтәрләре үрүдә, өй токмачы әзерләүдә тырышлык күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Штабта һәм авыл клубларында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар белән очрашулар үткәрелүе турында сөйләде. Җыелучылар Донбасста һәлак булган якташлар Александр Львовны, Сергей Леонтьевны, Сергей Петровны, Александр Кузнецовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Утырышта билгеләп үтелгән иң уңай мизгелләрнең берсе: яңа елны каршы алганда мәдәният, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм авыл кешеләре җирлек территориясен матур итеп бизәүдә, барлык торак пунктларда да чыршы урнаштыруда ярдәм иткәннәр һәм районда беренче урынны алганнар. Урмандеево авыл җирлеге Яңа ел бизәлеше буенча зональ бәйгедә катнаша.
Утырышта агымдагы елга планнар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев