Аксубай районында сессия узды
Иске Ибрай авылы мәдәният йортында район Советының җиденче утырышы булып узды.
Фикер алышуларда ТР Рәисе администрациясенең Территорияләр белән эшләү идарәсе киңәшчесе Салават Рәхимов, район прокуроры Динар Низамов, депутатлар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Көн тәртибендә мөһим темалар торды:
- 2025 елда район бюджеты үтәлеше;
- 2026-2028 елларга бюджетка үзгәрешләр кертү;
- муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә төзәтмәләр кертү;
- Контроль-хисап палатасының 2025 ел өчен хисабы.
Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев