Аксубай районында шахматчылар Раштуа бәйрәме алдыннан көч сынашты
Кече Сөнчәле авыл клубында шахмат буенча ачык Раштуа турниры узды.
Ярыш авыл өчен мөһим вакыйга һәм 2025 елда мәдәният учагы башкарган зур эшнең якты нәтиҗәсе булды.
Җәй көне авыл клубы коллективы грант заявкасы әзерләгән, һәм 1 сентябрьдә үк Кече Сөнчәле авыл клубының Тимченко фонды конкурсында җиңүчеләр рәтенә керүе билгеле булды. Россия шахмат Федерациясе белән берлектә Тимченко Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Игелекле спорт» гранты ярдәмендә авыл клубында «Дуслар клубы» ачылды. Яңа проект балалар һәм яшүсмерләр арасында шахматны үстерүгә, шулай ук халыкны интеллектуаль спорт аша берләштерүгә юнәлдерелгән.
Раштуа турниры клубның беренче зур чарасы булды. Ярышларда утыздан артык шахматчы катнашты. Кече Сөнчәлегә Чабаксар, Нурлат шәһәрләреннән, Аксубай бистәсеннән, Сөнчәле, Түбән Татар Майнасы һәм Кече Сөнчәле авылларыннан катнашучылар килде.
– Шахмат балаларда тырышлык, игътибар һәм сабырлык сыйфатларын үстерә, анализларга, чагыштырырга һәм фаразларга өйрәтә. Шахматка мәхәббәтне башлангыч мәктәптә үк башлау яхшырак. Бүген без балалар арасында да, өлкәннәр арасында да шахматка кызыксынуның тотрыклы үсешен күрәбез, – дип билгеләп үтте турнирның баш хөкемдары Геннадий Горбунов.
Турнир швейцар системасы буенча үткәрелде. Шахматчылар һәр йөреш өчен 10 минут плюс 5 секунд вакыт контроле белән тугыз тур уйнадылар. Катнашучыларны ике категориягә бүлделәр: «Яшь шахматчы» һәм «Гомуми зачет».
Ярышлар җылы, дустанә һәм тыныч атмосферада узды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, шахмат сөючеләр җыела торган урыннарда һәрвакыт аерым кәеф хөкем сөрә: игътибарлылык һәм көндәшкә хөрмәт. Турнир кунаклары сүзләренә караганда, Кече Сөнчәледә уйнау рәхәтлек биргән: уңайлы шартлар, яхшы оештырылган мохит һәм оештыручыларның игътибарлы мөнәсәбәте уңышлы һәм гадел көрәшкә ярдәм иткән.
– Атаклы якташыбыз Сергей Андреевич Абруковның туган ягына ничәмә-ничә чакрымнар узып килүегез аның турында хәтернең исән булуын күрсәтә, – диде Кече Сөнчәле авыл клубы методисты Вера Уканеева катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Туган авылында интеллектуаль турнирлар узуын һәм шахмат белән мавыгучы кешеләрнең җыелуын белгәч, ул чын күңелдән таң калыр иде. Район мәдәният йорты җитәкчелегенә, аерым алганда, Ольга Копаневага һәм Лилия Нотфуллинага грант өстендә бергәләп тырышып эшләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Турнирны уздыруда Уканеевлар гаиләсе, авылдашлары һәм район мәдәният йорты ярдәм итте. «Парне» клуб формированиесе барлык катнашучылар өчен кулдан ясалган эксклюзив медальләр һәм җәй көне Кече Сөнчәле авылының матур болыннарыннан җыелган үлән чәе әзерләде. Грант ярдәмендә оештыручылар катнашучыларга кубоклар, медальләр, грамоталар, дипломнар һәм кыйммәтле призлар тапшырдылар.
Турнир нәтиҗәләре: «Яшь шахматчы» категориясендә иң яхшы нәтиҗәләрне Ярослав Афиногентов, Глеб Крайнов (икесе дә Аксубай бистәсеннән) һәм Вадим Младенцев (Кече Сөнчәле авылы) күрсәттеләр. «Гомуми исәп» категориясендә призлы урыннарны үзара Фаил Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы) һәм Нурлаттан килгән кунаклар Михаил Безруков һәм Анатолий Сидоров бүлештеләр.
Проектның тренер-лидеры Роман Уканеев та катнашучыларга җылы сүзләр җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чараларның төп кыйммәте – спорт нәтиҗәсе генә түгел, ә балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне иҗади эшчәнлек тирәсендә берләштерү мөмкинлеге дә. “Дуслар клубы” бүген Кече Сөнчәле балалары өчен генә түгел, күрше торак пунктлардан да шахмат сөючеләрне җәлеп итү ноктасына әверелде.
Бүләкләү тантанасында катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталия Куштукова сәламләде. Алар турнир һәм гамәлгә ашырыла торган проектның авыл территорияләренең спорт һәм мәдәни тормышын үстерү өчен әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев