Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сайлауларда беренче тапкыр катнашучылар

Быел 18 яше тулган егетләр һәм кызлар, үзләренең сайлау хокукыннан актив файдаланалар һәм сайлау участокларына беренче тапкыр киләләр.

Районда беренче тапкыр сайлауларда катнашучы 150 граждан теркәлгән. Яшь тавыш бирүчеләргә участок сайлау комиссиясе тарафыннан аерым мөнәсәбәт күрсәтелә – аларга игелекле сүзләр әйтәләр, истәлекле бүләкләр тапшыралар.

Беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында – Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе чыгарылыш укучысы Артур Кондрашов та бар. Ул – “Укуда аерым уңышлар өчен I дәрәҗә” медале, шулай ук район башлыгы Гранты һәм җәмгыять белеме буенча БДИда иң күп балл (90 балл!) җыйган өчен мәгариф бүлегеннән Мактау грамотасы иясе. Артур гадел хөкем академиясендә белем ала, ул – булачак адвокат. Сайлауларда катнашу – яшь кешенең тормышында мөһим момент. Аны бу вакыйга белән 599 нчы номерлы участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Романова котлады, сайлау комитетыннан бүләк тапшырды.

– Сайлаулар – ул хокук кына түгел, һәр гражданинның бурычы да, – дип билгеләп үтте булачак юрист. – Нәкъ менә сайлауларда катнашу нәтиҗәсендә без илдәге сәяси вәзгыятькә йогынты ясый һәм үзебезнең мәнфәгатьләрне тәкъдим итәчәк кешеләрне сайлый алабыз.

Иске Савруш авыл мәдәният йортында урнашкан 576 нчы сайлау участогында бу көнне беренче тапкыр тавыш бирергә ике сайлаучы килде: нефть химиясе көллияте студенты Вячеслав Мельников һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлаган Владилена Козлова килде. ТР Дәүләт Советы составы өчен тавыш биреп, алар да шулай ук өйләренә истәлекле бүләкләр белән киттеләр.

Һәр тавыш сайлау процедурасында мөһим роль уйный, республиканың иртәгесе көне ниндидер дәрәҗәдә яшьләргә дә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев