Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сайлау участоклары Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча тавыш бирүләр өчен ачылды

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә сайлау участоклары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, калганнарында видеотеркәү алып барыла.

Һәр 41 сайлау участогында җәмәгать күзәтүчеләре эшли, тәртип саклауны полиция хезәткәрләре тәэмин итә, керү металлодетектор аша башкарыла.

– Аксубай районында 2024 елның 14 мартына 19917 сайлаучы теркәлгән. Аларның һәрберсе беркетелгән участокта тавыш бирү өчен игълан ителгән өч көннең теләсә кайсысында – 2024 елның 15, 16, яисә 17 март көннәрендә тавыш бирә ала, – дип шәрехләде Аксубай муниципаль районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина. –

Сайлау участоклары өч көн дәвамында иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Россия Федерациясе Президентына кандидатны 18 яшькә җиткән Россия гражданы, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ тәкъдим итеп, сайлый ала.

Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, район сайлаучылары арасында беренче тапкыр тавыш бирүче 640 кеше теркәлгән.

Тавыш бирү участогына яше яисә сәламәтлек торышы аркасында килә алмаган кешеләр өчен өйдә тавыш бирү оештырылырга мөмкин. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сайлау участокларының адреслары һәм телефоннары https://aksubayevo.tatarstan.ru/index.htm/news/1779847.htm сылтамасы буенча.

Бинадан тыш (өйдә) тавыш бирү өчен гаризалар 2024 елның 17 мартында 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Килеп туган сораулар буенча Аксубай районы территориаль сайлау комиссиясенә 2-88-97 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев