Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында сайлау участогында 91 яшьлек Минҗиһан Галиева тавыш бирде

Менә бүген дә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар көнендә алар беренчеләрдән булып сайлау участокларына киләләр.

Активистлар арасында Яңа Дума авылында яшәүче 91 яшьлек Минжиһан Галиева да бар. 

– Минем тормышымда нинди сайлаулар булуын төгәл әйтә алмыйм, ләкин берсен дә калдырганым булмады. Республикада яшәүче һәр кешенең тавышына сәяси хәл генә түгел, икътисад та бәйле, – ди Минжиһан Мөнир кызы. 

Ветеран гомере буе Ерак Көнчыгышта хезмәт куйган. Туксанынчы еллар азагында гаилә туган ягына әйләнеп кайткан. 

– Безнең Минҗиһан Мөнир кызы – Яңа Кармәт авыл җирлегенең һәм безнең участок сайлаучыларының иң актив катнашучыларының берсе, – дип билгеләп үтте 601 нче участок сайлау комиссиясе рәисе Энҗе Хәйретдинова. 

Бүген Минжиһан Мөнир кызы беренчеләрдән булып үз сайлау участогына килде. Биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде, музыка яңгырап торды. 91 яшьлек тавыш бирүче түзеп тора алмады, участок сайлау комиссиясе әгъзаларының һәм тавыш бирергә килгән авылдашлырына күтәренке кәеф бүләк итеп, хәтта биеп тә алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев