Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды

Бүген Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Аксубайда эш сәфәрендә булды.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев белән бергә Айдар Метшин гражданнарны кабул итте. Дәүләт Думасы депутатына сорау белән махсус хәрби операциядә катнашучының гаилә вәкилләре мөрәҗәгать иттеләр һәм тулы җаваплар алдылар.
Айдар Метшин авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советы депутатлары белән очрашты.

Эшлекле очрашуны ачып, Камил Гилманов районның 2023 елны эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча ничек тәмамлавы турында сөйләде. Ул, аерым алганда, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, авыл хуҗалыгы производствосында яхшы нәтиҗәләргә ирешә алдык, дип билгеләп үтте. Төзелештә дә ниятләнгән барлык эшләр дә үтәлгән, 30 августка дәүләт программасы буенча барлык мөһим объектлар кулланышка тапшырылды. Район җитәкчесе район халкының югары гражданлык позициясен ассызыклады.
Хәрби махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм ничек оештырылуы турындагы доклад белән Станислав Зайцев чыгыш ясады.

Айдар Метшин, аксубайлыларга мөрәҗәгатендә, эштә оешканлык, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде.

– Республика рейтингында 18 урын – яхшы позиция, – дип ассызыклады ул. – Соңгы елларда район әлеге күрсәткечне күтәрде. Үсеш динамикасы күренә.

Дәүләт Думасы депутаты закон чыгару эше турында, Татарстаннан депутатлар корпусы алдында бүген нинди бурычлар торуы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев