Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында репрессиядән зыян күргән гаепсез якташларны хәтерлиләр

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.

– Совет властеның авыр елларында Яңа Ибрайдан 60 тан артык кеше репрессияләнгән, – дип сөйләде җирле туган якны өйрәнүче Яңа Ибрай авылының ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров. – Алар арасында авыл мулласының ярдәмчеләре, хәлле крестьяннар, кулаклар, сәүдәгәрләр булган. Без күп кенә документларны өйрәндек, аларны кулга алганнар һәм туган җирләреннән сөргәннәр.

Репрессияләнгән авылдашлар саны күмәкләшү башланган чорда – утызынчы елларда аеруча арткан. 1980-90 елларда аларны реабилитацияләгәннәр.
Яңа Ибрай авылы үзәгендә Хәрби дан мемориалында репрессияләнгән авыл халкының исемнәре язылган стела урнаштырылган. Авыл халкы аларны онытмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев