Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында педагогик сыйныфлар ачылды

Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе базасында 2023/24 уку елында психологик-педагогик сыйныфларны рәсми ачуга багышланган чара узды.

Тантананы ачып, район мәгариф бүлегенең өлкән методисты Наталья Мулеева әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын һәм киләчәктә илдә белем бирүне сыйфат ягыннан югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәген ассызыклады.

– Педагогик киләчәкне сайлау максатыннан безнең районда узган ел ук беренче психологик-педагогик сыйныфлар ачылды, – диде Наталья Николаевна чара алдыннан. – Сыйныфлар белем алуга һәм үсешкә, социаль активлыкка һәм эмоциональ интеллектка югары мотивацияле сәләтле укучылардан төзелгән. Психологик-педагогик сыйныфлар челтәре Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 декабрендәге карары кысаларында формалаша.

Психологик-педагогик сыйныфлар эшчәнлеген оештыруның максаты, белгеч билгеләп үткәнчә, укучыларда педагогик һөнәр турында күзаллау, укытучыга профессионал буларак мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларга педагогик эшчәнлек үзенчәлекләрен чагылдырган кыйммәтләр системасында яраклашу, үз-үзеңне танып белүне оештыру, һөнәри кызыксынуларны үстерү, һөнәри үзбилгеләнү, үз мөмкинлекләреңне, үзенчәлекләреңне укытучы һөнәре турындагы күзаллаулар белән бәйләү.

Психологик-педагогик сыйныфларда Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары, 2 нче Аксубай урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары һәм Иске Ибрай урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары белем алачак. Аларның укуын Яр Чаллы педагогия университеты укытучылары озата барачак. Үз тормышларын шушы һөнәр белән бәйләргә карар иткән укучылар Яр Чаллы педагогия университетына һәм педагогия көллиятләренә кергәндә өстенлекләргә ия булачак.

Әлеге профильдәге укучы сыйныфына тантаналы багышлау балаларның тиешле анты белән үрелеп барды. Сыйныф җитәкчеләре һәм булачак педагогларны озата баручы мәктәп җитәкчеләре тантаналы шартларда потенциаль педагогларга аерымлык билгеләре тапшырдылар. Өлкәннәрнең чыгышлары балаларның сәнгать номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев