Аксубай районында өстәмә муниципаль сайлаулар уза
Бүген җирле хакимият органнарына депутатларны Аксубай районының ике торак пунктында сайлыйлар.
– Аксубай районында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына өстәмә сайлаулар ике бер мандатлы округта – Емелькино һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә уза, аларда 150 сайлаучы катнашачак. Бүген җирле хакимият органнары депутатларын сайлыйлар. Беренче авылда депутат мандаты өчен дүрт кандидат көрәшә, икенчесендә – өч, – дип шәрехләде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина.
Сайлау участоклары иртәнге сәгать җидедә ачылды, алар 20.00 сәгатьтә ябылачак. Монда полиция хезмәткәрләре кизү тора, сайлауларның чисталыгын җәмәгать күзәтүчеләре күзәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев