Аксубай районында өлкән яшьтәге гражданнарны хастаханәгә бушлай китерү оештырылган
«Озак һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында Аксубай районы территориясендә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район үзәк хастаханәсенә бушлай китерү гамәлгә ашырыла.
Агымдагы елның беренче биш аенда бу хезмәттән 367 кеше файдаланган.
Йөртү өлкән яшьтәге пассажирларга уңайлыклар тудыручы махсус җиһазландырылган транспорт белән башкарыла. Әлеге хезмәтне алу өчен яшәү урыны буенча якындагы фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итү дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев