Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында өч интернет-җинаять очрагы теркәлгән

Өч кеше ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә мошенниклык факты буенча мөрәҗәгать иткән

Кәкре Күл авылы кешесе Интернет сайт аша сатып алырга теләгән механик тапшыру коробкасы өчен кырыгалдарларга 42 мең 800 сум акча күчергән.

Билгесез затлар Черёмушки авылы кешесенә 22 мең сумга микрозайм рәсмиләштергәннәр.

Билгесез затлар Яңа Дума авылында яшәүченең Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын җимергәннәр һәм аның мәгълүматларын кулланып 20700 сумга кредит рәсмиләштергәннәр.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Ильгиз Алмакаев ассызыклаганча, интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәндә, мошенниклар шәхси мәгълүматларга бик җиңел ия булырга мөмкин.

Истә тоту мөһим:

Шикле сылтамалар буенча күчмәгез.

Үзегезнең логиннарны, парольләрне һәм банк картасы мәгълүматларын беркайчан да беркемгә дә хәбәр итмәгез.

Онлайн-заказлар рәсмиләштергәндә бик игътибарлы булыгыз. Сатучылар һәм оешмалар турындагы мәгълүматларны тикшерегез.

Мошенниклыкка шикләнгәндә, ашыгыч рәвештә полициягә 02 яисә 102 телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев