Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында махсус хәрби операциядә катнашучы Илфат Минсафинны җирләделәр

Аны Иске Кыязлы авылында җирләделәр.

41 яшьлек Илфат Минсафинны әтисенең туган җирендә соңгы юлга озаттылар. Илфат Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң автогигантта слесарь булып эшли.

2022 елның октябрендә Илфат махсус хәрби операциядә ирекле хезмәт итү контрактына кул куя.

2023 елның 7 гыйнварында Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби биремне үтәгәндә һәлак була.

Матәм тантанасын алып баручы билгеләп үткәнчә, Илфат Рәшит улы игелекле кеше булган, җәмәгать тормышында актив катнашкан, спортны яраткан. Холкы буенча тырыш, ачык, намуслы кеше була. Тугры дус һәм ышанычлы таяныч, чын сугышчы булган.

Матәм митингында башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов катнашты.

– Без барыбыз да һәлак булган сугышчының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Бу безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига. Илфат Ватанны яклап, нацизм көчләре белән көрәштә үз гомерен бирде. Яшь ир-егетләр – кемнеңдер уллары, ирләре, әтиләре безнең өчен, хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен илдә тынычлыкны яклап көрәшәләр, – диде хушлашу тантанасында Станислав Зайцев. – Без нацизмны мәңгегә юк ителгән дип уйладык, тик күп еллар узгач, ул безнең илебез чикләре янында янә баш күтәрде. Украина милләтчеләре белән көрәштә безнең егетләр һәлак була. Бу җинаятьнең дәвамлылык срогы юк һәм безнең хәрбиләр коточкыч фаҗигаләргә катнашы булганнарның барысы да үз явызлыклары өчен җавап бирәчәк вакытны якынлаштыра.

– Илфат, меңләгән егетләребез кебек үк, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китте, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклауга басты. Бу хәрби махсус операциянең котылгысыз булуын һәркем аңлый. Һәм анда, Украинада, безгә бары тик җиңү генә кирәк, – дип билгеләп үтте хәрби комиссар Сергей Иванов. – Илфат безнең хәтердә герой буларак сакланып калачак һәм бик күп буыннар өчен үрнәк булып торачак.


Махсус хәрби операциядә һәлак булган Илфат Минсафинны, Ватанның курку белмәс солдатына хөмәт күрсәтеп, хәрби оркестр уйнавы астында соңгы юлга озаттылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев