Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган геройларның истәлеген мәңгеләштерделәр

Бүген районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган истәлекле чаралар узды.

Тантана Савгач урта мәктәбе фасадында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Александр Львовка мемориаль такта ачудан башланды. Истәлекле митингка мәктәп укучылары, пдагоглар, “Ватанга хезмәт итәм” иҗтимагый оешмасы ветераннары, авыл халкы җыелды. Алып баручылар Александр турында сөйләделәр, аның иң яхшы сыйфатларын билгеләп үттеләр. Экранда сугышчы тормышыннан истәлекле вакыйгалардан фоторсурәтләр тәкъдим ителде. Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Дамир Гайнуллин солдатның әнисе Нина Павловнага улының вафатыннан соң бирелгән «Батырлык ордены» таныклыгын тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин улларын патриотик рухта тәрбияләгәннәре өчен Александрның әти-әнисенә тирән рәхмәт белдерде.

Митинг мәктәп бинасы янында сугышчы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы белән дәвам итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев