Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Мария Мишина елның иң яхшы тәрбиячесе дип танылды

«Ел тәрбиячесе – 2025» республика бәйгесенең муниципаль этабы «Кояшкай» балалар бакчасы базасында узды.

Һөнәр осталарының ел саен үткәрелә торган бу иҗади ярышы мәктәпкәчә белем бирүнең абруен күтәрүгә, талантларны ачыклауга һәм инновацияләрне таратуга юнәлдерелгән.

Бәйге читтән торып катнашу һәм турыдан-туры катнашу этапларыннан торды. Беренче турда иҗади материаллар һәм концепцияләр белән 15 педагог катнашты, икенче турда мәртәбәле жюри иң яхшы җиде һөнәр остасын ачыклады. Финалга чыгучылар «Ата-аналар белән агарту чарасы», «Балалар белән педагогик чара» һәм «Үз-үзеңә анализ» сынауларын үттеләр.

Тәрбиячеләр балаларны үстерүдә, укытуда, тәрбияләүдә иң яхшы һөнәри сыйфатларын күрсәттеләр. Бәйге гади генә булмады, көндәшлек көчле иде. Һөнәр буенча иң яхшылар ярышлары дулкынландыргыч атмосферада узды. Нәтиҗәдә, бәйге комиссиясе муниципаль этапта җиңүче итеп «Радуга» балалар бакчасы тәрбиячесе Мария Мишинаны таныды. Икенче урын – «Кояшкай» балалар бакчасыннан Ирина Леонтьевага, өченче урын «Ләйсән» балалар бакчасыннан Ләйсән Хөснетдиновага бирелде.

Номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар:

«Һөнәргә тугрылык өчен» – Светлана Маслакова, «Колобок» балалар бакчасы тәрбиячесе;

«Үз эшенең остасы» – Валентина Казакова («Кояшкай» балалар бакчасы);

«Илһам чыганагы» – Надежда Харитонова («Буратино» балалар бакчасы);

«Традицияләрне саклаучы» – Оксана Воронина (Иске Тимошкиноның «Солнышко» балалар бакчасы).

Мария Мишина һәм Ирина Леонтьева 2026 елның февралендә узачак бәйгенең зональ этабында районыбыз исеменнән чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев