Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт алды

Акция 26 августка кадәр дәвам итәчәк.

Чараның төп максаты – аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга һәм ятим балаларга ярдәм күрсәтү булса да, районның мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәкимуллина сүзләренчә, район җитәкчелеге барлык булачак беренче сыйныф укучыларына шундый бүләк ясарга булган.

– Безнең районда 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барачак ике йөз биш бала мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр яки рюкзаклар алачак, – ди Гүзәл Касыймулла кызы. – Һәрвакыттагыча, акциягә беренчеләрдән булып районның мәгариф учреждениеләре – мәктәпләр, балалар бакчалары, мәгариф бүлеге кушылды. Алар инде акчаны үзәкләштерелгән рәвештә кирәкле канцелярия товарларын сатып алачак һәм мәктәп портфельләрен комплектлаячак «Квант» ҖЧҖ хисап счетына күчерәләр. Яхшы традиция буенча, финанс чараларын күчерүгә стартны Шамил Яһудин җитәкчелегендәге «Татнефтепром» «Зюзеевнефть» акционерлык җәмгыяте бирде. Оешма «Квант» ҖЧҖга 50 000 сум акча күчерде, бу егерме беренче сыйныф укучысын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Белгеч сүзләренчә, беренче сыйныф укучыларына портфельләрне август дәвамында районда үткәрелгән тантаналы чаралар вакытында тапшырачаклар.
Мәктәп кирәк-яраклары белән комплектланган портфельнең бәясе 2400 сум тәшкил итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев