Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында мәктәп укучылары арасында иң яхшы фольклорчылар билгеләнде

Балалар фольклор коллективлары арасында «Разноцветные потешки» фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалды

Жюри ике беренче урынны билгеләде, чөнки яшь артистларның чыгышы бер үк дәрәҗәдә югары иде. Җиңүчеләр булып Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының «Веснушка» балалар фольклор коллективы (җитәкчеләре Татьяна Зайцева һәм Елена Пикалова) һәм Иске Ибрай мәдәният йортының «Тамчылар» (җитәкчеләре Нәфисә Шәрифуллина һәм Әлфинур Мостафина) балалар фольклор коллективы танылды.

Икенче призлы урын Беловка мәдәният йортының «Ручеек» балалар фольклор коллективына (җитәкчесе Тамара Андреева) бирелде. «Семицветик» балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Вероника Вырдина) иҗади бәйгенең өченче призеры булды.

Йомгак ясау тантанасы район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсендә узды. Призерларга Мактау грамоталарын һәм бүләкләрне, яшь фольклорчыларга алга таба да сәхнә иҗатында уңышлар теләп, район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев