Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында көзге культуралар чәчү башланды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быел район игенчеләренә 15395 гектарга якын көзге культуралар чәчәргә туры киләчәк.

Шул исәптән 15000 гектардан артык – көзге бодай. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 августка көзге культуралар 4000 гектарга якын мәйданда чәчелгән. 

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФда көзге культураларны 14000 гектардан артык чәчү планлаштырыла. Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре 3600 гектардан артык (план күрсәткеченең 26 проценты) чәчкәннәр инде. 

«Волга-Селект» ҖЧҖендә көзге культуралар 3000 гектардан артык мәйданны биләячәк. Бүгенге көнгә игенчеләр планның уннан бер өлешенә якынын үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев