Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында көзге культуралар 12 000 гектардан артык чәчелгән

Игенчеләр өчен уңыш җыю белән беррәттән, иң мөһим эшләр арасында – көзге культуралар чәчү.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе күрсәткечләре буенча 3 сентябрьгә көзге чәчү 12100 гектардан артык мәйданда башкарылган. Бу – планлаштырылган күләмнең 81 проценты.

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФсында план буенча 14000 гектарның 8700 гектардан артыгында көзге культуралар чәчелгән. «Волга-Селект» ҖЧҖендә – план буенча 3290 гектар мәйданның 2900 гектардан артыгында көзге чәчү эшләре үтәлгән. Механизаторлар чәчүне кыска вакыт эчендә төгәлләү өчен эш сәгатьләреннән максималь файдаланып хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев