Аксубай районында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл булып китте
Сөнчәле авылы гыйбадәтханәсендә зур бәйрәм булды – бирегә Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл килде.
Чиркәүдә Аксубай һәм күрше районнарның дин тотучылары җыелды. Митрополит литургия үткәрде, мәхәллә кешеләре белән аралашты, авыл гыйбадәтханәсе бинасын һәм аның территориясен тиешле тәртиптә тотучы кешеләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук бу көнне гыйбадәтханәдә район башлыгы Камил Гилманов та булды. Ул Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллны, тантанада катнашучыларны чын күңелдән сәламләде. Бу вакыйга турында тулырак район газетасының киләсе санында һәм aksubayevo.ru сайтында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев