Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында «Каршы полоса» операциясе бара

Татарстанда 15-28 апрель көннәрендә «Каршы полоса» профилактик чарасы уза.

2026 елның өч аенда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 64 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 26 кеше һәлак булган һәм 113 кеше яраланган. Әлеге сәбәп буенча һәлак булучылар өлеше юл-транспорт фаҗигаларында үлүчеләрнең гомуми саныннан 41,3% тәшкил иткән.

– Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренә туры китереп, узып китүне башларга җыенганчы, машина йөртүче тиешле ераклыкта бу юл участогында башка транспорт чаралары юклыгына һәм узып китү вакытында хәрәкәт өчен куркыныч тудырмавына, шулай ук башка юл катнашучыларына комачаулык ясамавына инанырга тиеш. Ә «узып китү тыелган» дигән юл билгесе гамәлдә булган зонада, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук азакта күтәрелеш ахырында, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китү тыела, – дип искәртте Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

Әлеге таләпләрне бозган өчен транспорт чарасы белән идарә итүчегә 7000 сум күләмендә административ штраф салына яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү карала. Административ хокук бозуны кабат кылган очракта, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1 елга мәхрүм итү карала. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу килеп чыкса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә дә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев