Аксубай районында «Каршы полоса» операциясе бара
Профилактик чаралар 8 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны булдырмау максатында оештырыла.
Агымдагы елның 11 аенда каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 224 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 86 кешенең гомере өзелгән һәм 346 кеше яраланган. Әлеге сәбәп буенча һәлак булучылар өлеше юл-транспорт вакыйгаларында вафат булучыларның гомуми саныннан 28,7% тәшкил иткән.
– Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына, ә «узып китү тыелган» юл билгесе гамәлдә булган зонада тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китү тыела, – дип искәртте Аксубай районы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
Әлеге таләпләрне бозган өчен транспорт чарасын йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яки транспорт чараларын йөртү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итү карала. Әлеге административ хокук бозуны кабат кылган очракта, транспорт чараларын йөртү хокукыннан бер елга мәхрүм итү карала. Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чараларын йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән зат тарафыннан хокук бозу килеп чыкса, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны үтә игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев