Аксубай районында юлларда кар чистарту техникасы эшли
Күптән көтелгән кар тирә-юньдә матур кышкы күренеш кенә түгел, ә проблемалар да тудырды.
Бүгенге иртә күпчелек кешеләрнең кулларына көрәк алудан башланды.
Автотрассаларны юл хезмәте хезмәткәрләре чистарта. Аксубай урамнарында кар җыю техникасы эшли.
– Подряд оешмасы район үзәге урамнарын кар көртләреннән чистартырга кереште, – диде Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбунов. – Кар туктаусыз ява, шуңа күрә көн дәвамында кар чистарту машиналарының саны арта.
Беренче чиратта үзәк юллар, мәктәп маршрутлары, аннары урамнар чистартыла. Бөтен бистәне берьюлы кардан чистартып булмый, һәм халык моңа аңлап карарга тиеш.
Фото район Советы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев