Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм пассажир зыян күргән

Безнең илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе “Аксубай-Федоровка-Яңа Аксубай” автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган.

12 сентябрьдә Яңа Аксубай ягыннан район үзәгенә таба хәрәкәт иткәндә, ул тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм юл чттенә төшеп китә.

–24 яшьлек шоферның машина йөртү стажы өч ел, календарь ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен дүрт тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штрафлар түләнгән, – дип шәрехләде Аксубай ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.

– Юлда тизлекне арттыру – күп кенә юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәбе. Барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндим, бары тик аларны үтәгәндә генә юл үзегез, пассажирлар һәм юлда булган һәркем өчен куркынычсыз булачак.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче дә зыян күргән – табиблар аның баш сөяге җәрәхәтләнүен, баш мие селкенүен, пассажирның умыртка сөяге имгәнүен билгеләгәннәр. Ике егет тә башта Аксубай үзәк район хастаханәсенә, аннары Чистай хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев