Аксубай районында юл төзүчеләр көне: юллар һәм кешеләр – безнең горурлыгыбыз!
Бүген Аксубай юл төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Быел Аксубай юл төзүчеләре җилкәсенә моңарчы күрелмәгән эш күләме төште, акчалата чагылышта бу 2 миллиард 200 миллион сумнан артык.
Үзебезнең районда юлларны ремонтлау һәм салудан тыш, алар Чирмешәндә дә эш алып бардылар һәм Шәле-Баулы федераль трассасының ун чакрымга якын озынлыктагы 741 миллион сумнан артыкка төшкән участогын төзеделәр. Бу иң җаваплы эш участокларының берсе – «пекинка» буенча ике якка да дүрт полоса.
Аксубай районында юллар төзүгә һәм ремонтлауга 652 миллион сум акча тотылган, ә бу кырык чакрымга якын юл.
Өч объект «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында эшләнеп беткән. Болар: 1,3 километр озынлыкта «Чистай-Аксубай-Нурлат» юлы (Васильевка белән Кармәт урманы арасында), озынлыгы 1,4 километр тәшкил иткән Чуаш Адәмсуына кадәр һәм Яңа Мокшино авылына 6,7 километр озынлыктагы юллар.
Аксубай-Федоровка участогында да 2,2 километрдан артык озынлыктагы юл ремонтланган.
Яңа Мокшинога һәм Урмандеево җирлегенең Сосновка авылына кадәр салынган юлларга төзүчеләр аеруча сөенәләр. Күп еллар бу ике торак пункт юлсызлык аркасында тышкы дөньядан «өзелгән» иде, җәй көне коры һава торышында гына проблемасыз йөреп була иде. Бу юл алар өчен баш авыртуы иде, алар юл салуны сорап барлык ведомстволарга мөрәҗәгать иттеләр.
Яңа Мокшинога кадәр юл нульдән салынды дип әйтергә була. Авыл тарихында биредә беркайчан да юл төзелмәгән. Бу җирлектә эшләүче нефтьчеләр аңа вак таш кына җәйгән булганнар.
– Бу «юлны» тулысынча сүттек, аскы катламга асфальт түшәдек, – дип сөйләде Фәнис Сафин. – Шундый ук эшләр һәм яңа юл төзелеше Аксубай-Федоровка төбәк трассасының 2,250 километр озынлыктагы участогында алып барылды. Яңа Тимошкино районында известьны цемент белән тотрыкландырудан алып асфальтка кадәр.
Юл төзүчеләр бу сезонда Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе эчендә дә, районның торак пунктларында да юл челтәрендә уңышлы эшләделәр. 1,1 километрдан артык вак таш-ком белән капланган юллар салынды, 0,6 километрга сузылган юлларның асфальт өслегенә ремонт ясалды.
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юл төзүгә һәм ремонтлауга гына түгел, юл хәрәкәте иминлегенә дә зур игътибар бирәләр – билгеләр, ясалма тигезсезлекләр урнаштыралар. Шәле-Баулы федераль трассасына гына да 110 терәк һәм 140 щит куелган.
Фәнис Сафин үз коллективында киң профильле белгечләр эшләвен таный, алар планировкадан, барьер киртәләрен ябудан алып билгеләр, сигнал баганалары куюга һәм юлларны карап тотуга кадәр барысын да эшлиләр.
Юл төзүчеләрнең эше төзелеш сезоны белән генә чикләнми, ул ел әйләнәсе дәвам итә, җәй көне, төп төзелеш һәм ремонт эшләреннән тыш, юл кырыйларын чабалар, ә кышын кар чистарталар. Әйтергә кирәк, бу эшләрне дә бик яхшы башкаралар. Бу районга кергәндә үк, бигрәк тә карлы чорда игътибарга ташлана. Ул чагында юлчылар тәүлек буе эшләүгә күчәләр һәм һәр ике сәгать саен трассаны кардан чистартып торалар. Аксубай эчендәге өч урамда яшәүчеләр дә юлчыларга рәхмәтле, тротуарда да, машина юлында да аларның һәрвакыт тәртип!
Юл төзүчеләрнең эш көне кешеләр йоклаганда, иртәнге 6.30 сәгатьтә башлана, өстәвенә бу вакытта алар эшкә керешәләр, ә вахта объектларга 5.00тә үк китә.
– Мин һәрвакыт, юл төзү эшенә хезмәт сөйгән кешеләр генә килә, дип әйтәм, ләкин һич кенә дә хезмәт хакы өчен генә түгел. Чөнки мондый эш темпын һәркем дә күтәрә алмый, – ди ПТО җитәкчесе Вера Белова, предприятиедә сезонлы эш күләме турында сөйләп.
Юл төзүчеләр үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрүдән дә зуррак шатлык юклыгын таный, юл нульдән диярлек төзелгәндә, төзелеш вакытында очрашырга туры килгән барлык кыенлыклар артта калган вакытта аеруча да. Районда яхшы юлларның елдан-ел артуын горурланып билгеләп үтәләр. Ләкин эш күләме кимеми, аларны йә яңадан төзергә, йә ремонтларга кирәк.
– Сезнең «куллар» барып җитмәгән урыннар бармы, – дип сорыйм баш юл хезмәткәреннән...
– Районда юл булмаган ике генә авыл калды – Кече Сөнчәле һәм Емелькино җирлегенә кергән Сосновка авыллары, – ди Фәнис Фәсхетдин улы. –Якындагы елларда алар төзелеш программасына керер дип өметләнәбез.
Районда төбәк трассасыннан Иске Үзигә, Аксубайдан Рус Кармәтенә кадәр юл проблемалы булып кала. Бу хакта да баш юлчының күңеле әрни. Шулай ук үз кул астындагылар турында да. Чөнки Аксубай юлчысының уртача яше 50 яшьтән узган. Яшьләр, хезмәт хакы яхшы булуга карамастан, сәламәтлек тә, чыдамлык та, физик көч тә таләп ителгән эшкә барырга ашкынып тормыйлар.
Ә биредә еллар буе эшләүчеләр һәрвакыт мактаулы! Быел йөк төягеч машинисты Ринат Кәлимуллинга республикада юл төзелешен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Ә һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы бүләкләре белән генә дә унбер кешенең хезмәте билгеләп үтелде. Тагын унлап кеше Аксубай районы Башкарма комитеты грамоталарын алды.
«Татавтодор»ның Рәхмәт хатларына Юрий Золин, Альфрит Мингалимов, Сергей Семенов, Мактау грамотасына Ришат Сабиров, Рифкат Гафиятуллин, Павел Писарев, Александр Горячкин лаек булдылар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын Рамил Галимов алды, Мактау грамоталары Вера Беловага, Сергей Камбуловка, Николай Макаровка, Динар Низаевка, Александр Якушкинга, Роман Янилкинга, Илнар Сәйфиуллинга тапшырылды.
Филиал директоры Фәнис Сафинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде.
«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы – республикада юллар төзү буенча иң яхшы предприятиеләрнең берсе. Быел аксубайлылар һөнәри осталык конкурсында тугыз филиал арасында өченче урынны алдылар. Профессиональ конкурслардан тыш, филиал хезмәткәрләре спорт ярышларында да катнаша. “Татарстан чаңгы юлында” аларга тиңнәр юк. Беренче урын һәрвакыт юл төзүчеләр кулында! Кубоклар һәм грамоталар филиал бинасына кергәндә фойеда лаеклы урын алып тора. Сүз уңаеннан, коридорда предприятие ветераннарының фотолары күзгә ташлана. Ә осталар кабинетында – филиалның бөтен тарихы фотоларда сурәтләнгән, юл картасында 2006 елдан башлап барлык төзелеш объектлары билгеләнгән. Юл төзүчеләр үз хезмәтләренең кадерен беләләр!
Быел һава торышы һәркемне сөендерә, юл төзүчеләр дә аңа шат, кыш алдыннан мөмкин кадәр күбрәк эш башкарып өлгерергә ашыгалар.
«Ә бәйрәм ничек соң?» дигән сорауга, Фәнис Сафин кыска гына итеп: “Бәйрәм беренче планда түгел әле! Барлык эш күләмен үтәп бетергәч, оештырырбыз”, – дип җавап бирде. Шулай да иң яхшыларны бүләкләделәр. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан директор һәркемгә тыйнак кына, эш кабинетында, иртән, эш көне башланганчы бүләкләр һәм грамоталар тапшырды.
– Быел безнең асфальт заводы миллион тонна асфальт чыгарды. Безгә, әлбәттә, үзебез салган юллар һәм аларны салучы кешеләр белән горурланырлык нәрсәләр бар! – диде районның баш юлчысы. – Хезмәттәшләрне бәйрәм белән котлыйм! Тәҗрибәләре һәм остазлыклары өчен ветераннар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Коллективка рәхмәт белдерәм: безнең команда теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле. Барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм тыныч күк йөзе телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев