Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында югары көчәнешле электр чыбыгына эләгеп, үзбушаткыч йөртүчесе һәлак булган

Бәхетсезлек очрагы Аксубай районының Трудолюбово авылы янындагы кырда була

40 яшьлек үзбушаткыч йөртүчесе, йөк төягәч, кузовны төшерми һәм югары көчәнешле электр үткәргечен эләктерә, шуннан автомобиль яна башлый. Шофер сүндерү җайланмасы ярдәмендә утны сүндерергә тырыша, ләкин үзе һәлак була.

–Фаҗигале очраклылык аркасында ир-ат икенче югары көчәнешле электр үткәргечнең асылынып торганлыгын күрми һәм аңа баса. Шаһитлар утны сүндерә, әмма электр разряды алган шофер юл-транспорт һәлакәте урынында һәлак була, – дип аңлатма бирде Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов.

Коткаручылар урып-җыю кампаниясе вакытында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү кирәклеген искәртә. Механизаторларга электр линияләре янында эшләгәндә аеруча сак булырга кирәк. Онытмагыз, куркынычсызлык техникасын бозу кеше гомеренең өзелүенә китерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев